Антларына тугры калып, тынычлыкны тәэмин иттеләр

15.02.2017 09:00 | Яңалыклар Принтерга

Антларына тугры калып, тынычлыкны тәэмин иттеләр

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның якты хатирәсе – безнең күңелләрдә мәңгелек. Каршыгызда башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез, һәркайсыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телибез. 

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән райондашлар! Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыз һәм сугышчан батырлылыгыз – яшь буын өчен матур өлге. Рәхмәт сезгә. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Васил Хаҗиев.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту